Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар экологик диктантта катнаша ала

2021 елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.

 

Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта уза. Офлайн мәйданчыкларны теркәү 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Экологик диктант тест формасында узачак, анда барлыгы 25 сорау. Биремнәр катлаулылыклары буенча 4 категориягә бүленгән. 

Биремнәрне үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында  энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр каралачак.

Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашучы сертификаты яки җиңүче дипломы белән бүләкләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев