Коронавирустан вакцинация хатын-кызның бала таба алмавына китерә алмый.
«Вакцина баласызлыкка китерә алмый», — диде Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова.
Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, балага узарга әзерлек чорында планлаштырылган йөклелеккә кадәр алты ай — ике ел алдан коронавирустан да прививка ясатырга кирәк. Covid-19 йоктырган авырлы хатынның чирне бик авыр кичерүе турында билгеле.
Нет комментариев