Татарстанның Роспотребнадзор башлыгы  туры эфирда халык сорауларына җавап бирәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның Роспотребнадзор башлыгы туры эфирда халык сорауларына җавап бирәчәк

9 декабрь көнне, республиканың баш санитар табибы — ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина туры эфир спикеры буларак #ТатарстанОнлайн программасында катнаша.


Патяшина Татарстанда короновирус белән бәйле вәзгыять турында, яңа ел бәйрәмнәрендәге чикләүләр, Covid-19га каршы вакцинация турында сөйләячәк.

Шулай ук ул тамашачылар соравына онлайн режимда җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасын  сәгать 10да Татарстан Республикасының ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасындагы рәсми берләшмәләрендә карарга мөмкин.

 


Нет комментариев