Түбән Камадагы "Галамарт" кибетендә 29нчы сентябрь көнне арзан бәядән (199 сум) блендерлар сатканнар.
"Халява" яратучылар монда да читтә калмаган, тыныч кына чират торып аласы урынга, кешеләр бер-берсен этә төртә, кибетчеләргә селкенергә дә ирек бирмичә, кибет киштәсенә ябырылганнар.
Кибетчеләр, нишләргә белмәгәч, блендерларны халык өеменә ата башлаганнар.
Фото: скриншот
http://saby-rt.ru/news/kyzyk-myzyk/tbn-kamada-arzan-blender-ochen-talash
Нет комментариев