Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Театраль Идел буе" округ фестивале өчен афиша конкурсында катнашырга мөмкин

Яшь, талантлы дизайнерлар һәм рәссамнар арасында«Театрь Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан иткәннәр.

 

2020-2021 елларда «Театрь Идел буе» яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.

Конкурста 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Конкурска оста дәрәҗәдәге рәсем эшләре (рәсемнәр); компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.

Конкурска гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә ("афишалар конкурсы" тамгасы белән). Конкурс нигезләмәсе белән «Театрь Идел буе» фестивале сайтында танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев