Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефон заряднигына ут кабу аркасында янгын чыккан

Төнге сәгать 12ләр тирәсендә янгын сагы буенча 101 номерына Чаллыда Яшьлек проспектындагы бер йортта янгын чыгу турында хәбәр итәләр. Җиденче каттагы фатирда йорт җиһазлары һәм башка әйберләргә ут капкан. Янгын мәйданы 1 квадрат метрны тәшкил иткән.

Ут капкан фатирдан 16 яшьлек үсмерне туганы коткарган. Малай төтен белән агуланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Якынча версия буенча, зарядникка ут кабу аркасында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр. 

https://tatar-inform.tatar/news/callyda-tonla-cykkan-yangynda-16-yaslek-usmerne-kotkargannar-5852953

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарядникка ут кабу аркасында янгын чыккан