Телефонны ремонтка бирдем, башка телефон тәкъдим итмәделәр
Телефон-смартфонны гарантиядәге ремонтка бирдем. Миңа әлеге вакытта кулланып тору өчен башка смартфон тәкъдим итүче булмады. Бу шулай тиешме яисә закон бозумы? - «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законнан күренгәнчә, ремонтта вакытта шуңа охшашлы товарны тәкъдим итүләрен таләп итәргә хокукыгыз бар. Шуңа игътибар итегез: кибет үзе түгел, ә сез шундый таләпне әйтергә...
Телефон-смартфонны гарантиядәге ремонтка бирдем. Миңа әлеге вакытта кулланып тору өчен
башка смартфон тәкъдим итүче булмады. Бу шулай тиешме яисә закон бозумы?
- «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законнан күренгәнчә, ремонтта вакытта шуңа охшашлы товарны тәкъдим итүләрен таләп итәргә хокукыгыз бар. Шуңа игътибар итегез: кибет үзе түгел, ә сез шундый таләпне әйтергә тиеш. Аны язмача тапшырырга кирәк, гаризада яки дәгъвада күрсәтеп.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бүлек начальнигы
Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев