Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Телеңне йотарсың” бәйгесе дәвам итә

“Заман сулышы “ газеты һәм сайтында , хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен “Телеңне йотарсың” аш-су пешерү бәйгесе дәвам итә. Чираттагы катнашучы - Зинфира Закирова.

Зинфираның иң яраткан шөгыле - тәмле ашлар, татлы ризыклар пешерү, шулар белән барлык якыннарын сыйлау.

Бәйгедә ул үз рецепты белән пешергән пылау белән катнаша.

Аның өчен  2 шәр килограмм дөге ярмасы, ит, кишер ала. Ни өчен дисезме? Барча якыннары, туган-тумачасы, дуслары аның тәмле пылауыннан авыз итсен өчен. Тагын 2 суган һәм 2-3 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае кирәк. Башта казанга май салып, туракланган итне  кыздыра, аннары  кишер, суган өстәп, кишер шиңә башлаганчы томалап пешерә.

Аннан кишер күмелерлек итеп кенә су салып кайнатып чыгара һәм ит әзер булганчы пешерә.  Дөге ярмасын  юып, аз гына  бер аш кашыгы тоз салган кайнар суда тота. Ит пешеп җиткәч, казанга суы сыгылган дөге, төрле тәмлеткечләр, сарымсак салып 30-40 минут иң сүрән утта пешерә.  Телеңне йотарлык пылау әзер!

Бәйге дәвам итә!   Сезнең,  көтмәгәндә генә кунаклар килеп төшкәндә, бик тиз һәм аеруча тәмле итеп пешерә торган ризыгыгыз турында язма һәм фотогызны 8 953 499 02 97 Ватсапп номерына җибәрүегезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев