Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Телеңне йотарсың “ бәйгесенең чираттагы катнашучысы- Сәйдә

“Заман сулышы “ газеты һәм сайтында , хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен “Телеңне йотарсың” аш-су пешерү бәйгесе дәвам итә. Аның чираттагы катнашучысы-Сәйдә Гыйләҗева.

8 яшьтә  генә булуына карамастан, тәмле ризыклар пешерү остасы Сәйдә   Казанда яши, әнисе Айгөл тумышы белән Лениногорскидан булганга, туган яклары белән бик кызыксынып яшиләр. Тәмле ризыклар пешерергә яраталар. Сәйдә төрле тәм-томнар уйлап чыгарырга да бик оста, аларны үзе әзерли дә.

Бәйге өчен ул ничек итеп "файдалы чупа-чупс"лар әзерләвен  язып җибәргән. "Файдалы чупа-чупс" ясар өчен Сәйдә яңа өлгергән җиләк-җимешне кайнатмыйча гына изеп, бераз шикәр комы куша. Моның өчен аеруча бакча һәм җир җиләге яхшы. Аннан соң бик әйбәтләп болгатып, боз туңдыру формочкаларына тутырып чыга. Кибетләрдә сатыла торган чупа-чупсныкы сыман кулга тота торган таякчыклары да булсын өчен, һәрберсенең уртасына таякчыклар кадап чыга. Аннан суыткычка куя, икенче көнгә менә дигән тәмле чупа-чупс әзер! 

 

Бәйге дәвам итә!   Сезнең,  көтмәгәндә генә кунаклар килеп төшкәндә, бик тиз һәм аеруча тәмле итеп пешерә торган ризыгыгыз турында язма һәм фотогызны 8 953 499 02 97 Ватсапп номерына җибәрүегезне көтәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев