Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тартачаклар

Тәмәке тартучы балаларның әти-әниләрен административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 23 сентябрьдә узган утырышы беркетмәсенә сылтама белән хәбәр итә.

 

Ведомство башлыгы Владимир Колокольцев тарафыннан имзаланган документта әйтелгәнчә, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан «Россиянең Административ хокук бозулар турындагы яңа кодексы проектына балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан өчен ата-аналарга карата административ җаваплылыкны билгели торган нормалар кертү турында»гы мәсьәлә каралырга тиеш.

Беркетмә нигезендә, моны 23 октябрьгә кадәр эшләү зарур. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, әлеге норманы Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңа редакциясендә (ул 2021 елда үз көченә керәчәк) беркетергә мөмкиннәр. Әлеге яңалык ата-аналарга гына түгел, балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренә дә кагылачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/10/195068/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев