ТЫРНАКЛАРЫН САКЛАРГАМЫ?
— Яңа туган баланың кискән тырнагын сакларга ярыймы? Безнең якта аны кәгазьгә төреп, китапка тыгып куялар.
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Сакларга була, тик иң яхшысы — җиргә күмү йә яндыру. Тырнак, чәч белән сихер ясаучылар күп. Шуңа да тырнакларның явыз ниятле кешеләр кулына эләгүеннән сак булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев