Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Түзәр хәлем калмады, көн саен төшемә керә" - Солдат үлемендә кем гаепле?

Хәрби хезмәткә Уфа районыннан чакырылган 21 яшьлек Илдар Сираҗиевның үле гәүдәсен Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби часть полигонында табып алалар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аның гомере өзелүгә бер сержант гаепле. Фаҗига узган елның 24 июлендә булган. Кораллы Көчләрнең рәсми версиясе буенча, Илдар өйрәнүләр узган кыр лагеренда аңын югалткан, аны Югары Пышма шәһәре дәваханәсенә илткәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар.

Экспертиза документларыннан күренгәнчә, Илдар хезмәттәшләре белән Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәре территориясендә урнашкан «Кызыл Адуй» полигонында була. Хәрбиләр анда элемтә техникасын урнаштыра, аны электр тогы чыганакларына тоташтыралар.

Бу эшләр узган елның 8 июленнән 25 июльгә кадәр башкарыла. Экспертиза язмаларыннан күренгәнчә, 24ендә Илдар, "төзек булмаган техника ("Урал» штабы машинасы) аша техник электр тогына сугылган, бу аның үлеме сәбәпчесе булган". Шул ук экспертиза дистәгә якын офицерның җинаятькә катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Әмма хәрби суд аларга гаеп белдермәгән, бары тик аны бер сержантка өйгән.

Мәрхүм Илдарның әнисе сүзләренә караганда, ул сержант белән сөйләшкән, ул аңа, адвокатны яллап, үз хокуклары өчен көрәшәчәген белдергән. ...Илдарның әти-әнисе үзләре исән чакта һич тынмаячак хәсрәт утында яна. Әтисе: "Түзәр хәлем калмады, көн саен Илдар төшемә керә", - ди. Аллаһ аларга сабырлык бирсен!

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28149

Кызыл таң

Фото: https://ufa1.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев