Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалыдан Хәдичә апа бәйли-чигә

Урдалы китапханәсенә йөрүче апалар китап укырга яратудан тыш, төрле кул эшләренә дә оста.



Урдалыда яшәүче Хәдичә апа Вагизова бик яшьли бәйләү эшенә керешкән. “Балаларыма носкилар, кофталар бәйләп кидердем”, - ди ул.

Элегрәк елларда көндез колхозда эшләп кайтса, кичен бәйләү алып утыра торган булган. Пенсиягә чыккач исә чигү-бәйләү эше бер хобби булып китә. Кул эшләре арасында урындыкка япмалар, кайнар әйбергә куяр өчен аслык, мендәр тышлары, башмаклар һәм башка күп эшләр бар. Кулына энә дә, крючок та тота. 

Бәйләгән әйберләрен сатырга дигән уй аңарда булмаган да, күбесен күчтәнәч итеп алып бардым, кешеләргә бүләк иттем, ди ул. Төрле күргәзмәләргә куелган аның эшләре. Авыл мәдәният йортында, инде килеп китапханә оештырган чарада да катнашкан.

-    Чигү, бәйләү җан тынычлыгы бирә. Мин бизәкләрне дә үзем уйлап, үземчә бәйләргә яратам, - ди Хәдичә апа.
Әлегә бәйләүдән туктап тора, чөнки күзенә операция ясаткан икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев