Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Урсал тауда түгел, бүген карлар ява синең кабер өстендә" - Шәфәгать Салиховка багышлап шигырьләр язалар

28 октябрь көнне Азнакай районы Татшуган авылы зиратында Шәфәгать Салиховны җирләделәр. Танылган баянчы Казан - Чаллы трассасында килеп чыккан авариядә һәлак булды. Җирләгән көнне беренче кар яуды. Салават Фәтхетдинов та бу хакта "Табигать елый!"диде.

 

Интернетта Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган шигырьләр чыга башлады. Бер-икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
 
Илзирә Вәлиуллина беренче кар яуган көнне якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашып бакыйлыкка күчкәннәргә багышлап мондый юллар яза: 

Беренче кар... Ап-ак булып
Җилли-җилли явадыр.
Күңелемә сагыш булып
Керер юллар табадыр.

Ачык кабер эчендә дә
Керергә кар базадыр...
Ап-ак хәрефләр сызгалап
Гүя, нидер язадыр..

Гүя, савап яза кебек
Куеласы мәеткә:
“Белми кылган хаталарын
Алма, Раббым, гаепкә”...

Аклык, беренче кар белән
Озата җиһан колын –
Якты дөньялардан кеше
Тәмам итте үз юлын...

Беренче кар... Кем өчендер
Шатлык, көтеп алынган!
Кемгәдер актык, соңгысы
Сагышларга манылган... 
 

Әлфия Лотфуллина да танылган баянчы истәлегенә шигъри юллар калдырган:
 
Урсал тауда түгел, бүген карлар
Ява синең кабер өстендә.
Тиккә генә яумый ак кар,
Чөнки җаның ак кар төсендә.

Синең җылы җырларыңда калды -
Бик күп еллар әле җырларбыз.
Шул җырларга кушып, дога кылып
Сәламебез сиңа юлларбыз.

 

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23756

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев