Лениногорск ЗАГС бүлеге исемнәр буенча кызыклы мәгълүматлар хәбәр итә.
ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елда туган сабыйлар арасында иң популяр исемнәрне билгеләгәннәр. Малайлар арасында: Әмир, Дамир, Тимур, Артур, Нариман, Арслан, Марк, Арсений, Кирилл, Владислав, Богдан, Макар, Кәрим, Матвей, Егор, Данил, Даниил, Лев, Тимерлан, Глеб, Семен, Радэль.
Иң популяр кыз бала исемнәре: Дарья, Ева, Сафия, Самира, Әминә,Ульяна, Мария, Кира, Ралина, Милана, Василиса, Есения, Дина, Азалия, Виктория, Амелия, Эмилия, Анастасия, Ксения, Раяна, Камилла, Рамина, Агата, Валерия.
Шулай ук сирәк очрый торган малай исемнәрен дә бүлек хәбәр итә: Айдан, Арман, Асан, Айвар, Әскар, Абдул-Кәрим, Әбүбәкр, Демид, Дамин, Ризван, Райян, Монте, Милан, Евсей, Сәид, Тамерлан, Янис, Эльдан.
Сирәк очрый торган кыз исемнәре: Агнес, Аяна, Алира, Ариана, Арсения, Азилия, Асель, Алексия, Мелисса, Диния, Илария, Элия, Эльза, Язгөл, Хәдичә, Глафира, Жасмин, Ярославовна, Мия, Мелания.
Нет комментариев