VI сыйныф укучысы  бер мәктәптә утлы коралдан аткан
ҖӘМГЫЯТЬ

VI сыйныф укучысы бер мәктәптә утлы коралдан аткан

Беркем дә зыян күрмәгән.

Пермь краеның Сарс бистәсендә урнашкан мәктәптә бер укучы атыш оештырган. Бу хакта ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Ул бер тапкыр түшәмгә атарга өлгергән.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның VI сыйныф укучысы булуы ачыкланган. Мәктәп директоры аның коралын алган, шуннан соң малайны тоткарлаганнар. Беркем дә зыян күрмәгән. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-10-2021/vi-syynyf-ukuchysy-perm-kraendagy-ber-m-kt-pt-utly-koraldan-atkan-5841300

Фото: pixabay.com/ru


Нет комментариев