Волонтерлар QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк
Татарстанда волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк. Бу мәсьәләдә волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча федераль кайнар линия эшли башлады.
Кайнар линиягә 8 800 200 34 11 саннары белән шалтыратырга була. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә:
1. Кирәкле кеше кайнар линиягә шалтырата;
2. Оператор аны «ОНФ. Помощ. Системасына кертә»;
3. Заявкалар төбәкләр буенча бүленә һәм МЫ ВМЕСТЕ региональ штабына җибәрелә.
Заявкаларны үтәүнең координаторы булып Татарстан Республикасы ирекле мәгълүмат-ресурс үзәге тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев