Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел өстәленә ананас сайлыйбыз

Яңа ел өстәленә ананас куярга яратабыз, билгеле. Ул шактый кыйммәт тора, шуңа күрә дә аны игътибар белән сайларга кирәк.


Ананасның сабагы яшел төстә һәм каты, кабыгы тыгыз булырга тиеш. Кабыгы яшел төстә булу — ул әле өлгермәгән дигән сүз түгел. Ә кабыгында кара таплар күрсәгез, андый ананасны сатып алмагыз, ул артык өлгергән һәм бозыла башлаган булачак.

Ананасның сыйфаты бәясенә бәйле. Кыйммәт ананаслар өлгергәч җыелган була һәм кыска вакыт эчендә самолет белән кайтарыла. Арзанрак бәягә сатылучы ананаслар, кагыйдә буларак, өлгермәгән килеш җыелганнары һәм диңгез юлы белән кайтарылганнары. Андыйлар, гадәттә, юлда өлгерә. Шуңа күрә дә алардан хуш ис бөркелеп тормый.

Ананаска суккалап карагыз. Әгәр тонык тавыш чыга икән, димәк, ул өлгергән, ә бушлыкка суккандагы кебек тавыш чыкса, димәк, ананас артык өлгергән һәм эче кибә башлаган.

Өлгергән ананасның эчке ягы сары, ә өлгермәгәне аксыл төстә була. Киселмәгән ананасны бүлмә җылылыгында сакларга кирәк. Югыйсә, ул тәмен һәм хуш исен югалтачак.

Чыганак: Кызыл Таң

https://vk.com/shahrichalli

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев