Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны ничек каршы алырга?

Тормышыгызга негатив китерүче һәммәсе белән араларны өзегез.

Өегезне дә кирәкмәгән әйберләрдән чистартыгыз. Яңа елны рәхәтләнеп, шау-шу белән, туйганчы күңел ачып каршылагыз. Борынгылар Яңа ел каршылагандагы шау-шуның яман көчләрне куркытуына ышанган.

Әгәр Яңа елдан мәхәббәт көтәсез икән, бәйрәм төнендә эчке киемегез кызыл төстә булсын. Уңыш бик тә кирәк булса, сәгать Яңа ел җитүне искәртеп, уникене сукканда унике йөзем җимеше ашап өлгерергә тырышыгыз.

Яңа елда бай буласыгыз килсә, бәйрәм төнендә кошелегыгыз тулы булсын. Шулай ук азык-төлек запасы, тәм-томнар да күп булырга тиеш — ел буе муллыкта, тәмле ашап яшәячәксез.
Яңа ел кичен быел өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим.
Яңа елны каршылау өчен күк, зәңгәрнең бөтен төсмерләре, кара, соры, аксыл көрән төсләр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак. Өстәлегезгә текстиль эскәтер ябып, һәр кунакка җитен тастымал кую да яхшы. Буйлы-буйлы юлбарыс тиресе төсмерләрен кабатлап, декорга коңгырт төсләр өстәү дә килешәчәк.
Чиста өйдә Яңа елны каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юып-җыеп чыгыгыз.
Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы ни дисәң дә ерткыч җәнлек.

 

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yaa-elny-nichek-karshy-alyrga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев