Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа эш атнасына гороскоп

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен таркаурак чор. Тик моң-зарга бирелеп, аз гына тәнкыйть сүзләреннән дә коелып төшәргә түгел. Саграк булыгыз, планнар турында сөйләп йөрмәгез. Күңелсезлекләр гел булмас, барысы да вакытлыча гына. Өйдәгеләр сезнең өчен борчылыр.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада көч-хәл, дәрт-дәрман артыр. Күңел күтәренке булачак. Моны башкалар да сизеп, көнләшеп карарлар. Үткәндәге проблемаларны хәзер калкытырга кирәкми. Финанс ягы җайланыр, сездән бурычка да сорап торырлар. Ял көннәре – ял итәр өчен, шуны онытмагыз.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең яңа танышлары яңалыклар белән сөендерер. Акчалырак яңа эш урыны да тәкъдим итүчеләр табылыр. Күңелегез ничек теләсә – шулай эшләгез. Эчке сиземләвегез көчле, шуңа да ул үзегезне авыр хәлдә калдырмас кебек. Туганнар сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга мөһим карарлар кабул итмәскә куша йолдызлар. Башкалар белән серләрне дә уртаклашмагыз. Якыннарыгыз белән сүзгә кермәс өчен шундый киңәшләр бирә сезгә йолдызлар. Атнаның икенче яртысы сезнең өчен уңай булачак. Сәламәтлек турында да онытып бетермәгез.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга бу атнада ихтирам һәм хөрмәт яудырачаклар. Сезне идеаль кеше итеп күрсәтерләр. Алай да бу мактаулардан башыгыз әйләнеп китмәсен, һәрнәрсәдә чама хисе булырга тиеш. Сатып-алу эшләре башкарырсыз. Уйларыгыз читтә йөри.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада баш күтәрмичә эшләргә туры киләчәк. Әмма хезмәтегезгә күрә әҗерен байтак кына көтәргә туры килер. Шунлыктан һавадагы торнаны да эләктерәм дип тырышмагыз. Вакыйгалар агымы үз уңаенда бара. Һәрнәрсәгә үз карашыгыз, фикерегез булсын.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр өчен бу атанада “йолдызлы сәгатьләр” күп булачак. Мәхәббәт өлкәсендә, иҗатта уңышлар көтелә, яңа танышлар булачак, матди әйберләрегез дә артып китәр. Әлбәттә, болар өчен берникадәр тырышлык күрсәтергә кирәк. Эшлекле элемтәләр өчен дә уңайлы вакыт.

ЧАЯН (24.10-22.11) нар өчен бу атнада йолдызлар җиңел тормыш вәгъдә итми. Хезмәт урынында да аңлашылмаучанлыклар килеп чыгачак. Гаиләдә дә барысы  уңай түгел. Сездән бары сабырлык таләп ителә. Бергә барысын да җиңеп чыгарсыз. Бу беренче тапкыр гына түгел бит.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар кыенлыклар алдында тез чүкмәс, кайда гына булмасын – һәркайда үзегезне яхшы яктан күрсәтә алачаксыз. Хезмәт урынында яңа мөмкинлекләр ачылыр, акча хәлләре яхшырыр. Дөнья артыннан куып, сәламәтлек турында онытмагыз, авырулар эләктерүегез бар.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә эштә дә, өйдә дә күп эшләргә туры киләчәк. Артыгын тырышмагыз, барыбер сезнең хезмәт тиешенчә бәяләнмәс. Ял итеп алырга кирәк икәнен истән чыгармагыз. Ярдәм кулы сузучылардан баш тартмагыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар өчен онытылмас атна булачак. Мәхәббәт “фронты” тирәсендә бөтереләчәк һәм акча мәсьәләсенә дә кагылып үтәчәк. Рухи яктан бай булырсыз, рухи көч катлаулы мәсьәләләрдән чыгарга булышыр. Күп нәрсәләр белән килешерсез.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга борчылмаска – сезгә кирәк булганнарның һәмммәсе үзләреннән-үзләре кулыгызга килеп керәчәк. Язмышыгызның матур бүләкләрен кабул итеп алырга әзер торсагыз, шул җитә. Кемнәрнедер – балалары, ә кемнәрнедер – сөеклеләре сөендерәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев