Яңа Иштирәктә Гибадуллиннар капка төбендә - ел символы
Кардан ясалган фигура бар җиһанга ямь биреп утыра.
Яңа Иштирәк авылында Гибадуллин Ильяс һәм Миләүшә йортлары каршында кардан бик матур фигуралар барлыкка килгән. Хуҗалар тырышлыгы белән гүзәллек, матурлык туган. Кыш бабай һәм ел символы - Юлбарс авылга, урамга ямь биреп торалар.
Фигураларны ачык төсләргә дә буяп куйганнар. "Алар теге елларда йорт каршында зур чыршы да бизәп куя иделәр. Фигуралар да ясыйлар. Молодцы, тырыш гаилә", дип хәбәр итәләр авылдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев