Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Алмаз Мирзаянов Сабантуйны "тетеп атты": Комментировать итмим, сүгенәсе була!

Татар эстрадасында яшь җырчыларның берсе булган Алмаз Мирзаянов Сабан туеннан канәгать түгел.

Артист инстаграмында эмоцияләрен яшермичә, милли бәйрәмебезне "тетеп" атты (үзгәртми бирәбез):
"Сабантуйлар гөрли! Дөресен әйткәндә, гөрләми! 4-5 бәйрәмдә булдым, җаны юк бәйрәмнең. Бәлки мин барган җирдә генә дисәм, коллегалардан да шундый сузләр ишеттем. Нигә алай икән дип уйлап йөрим.
Уеннар! Əллә нишләтеп бетерделәр аларны. Тузга язмаган, теләсә нинди, сәламәтлек өчен куркыныч ярышлар күп кебек. Кем тизрәк кадак кага? Бер капчык шикәр комы күтәреп кем күбрәк круг ясый?! Хатын-кызлар арасында гына анысы! Монысын комментировать итмим, сүгенәсе була!


Авыш колгадан суга сикереп, башы белән ләмгә кадалган кешедән дә башкаларга кушылып көләсе килми. Көрәш турында да язмыйм, каны чәчрәгән, борыны сынган, кая икәнен аңламастай итеп башын имгәткәннәрне күреп бәйрәм рухы тумый күңелдә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәре дә булды. Ләкин, көрәш шуңа да көрәш инде ул! Берничә сәгать имгәнгәннән соң абсолют батырга микроволновка белән тәкә буләк иткәннәрен күргәч...


Бәлки мин дөрес уйламыймдыр, тик миңа бүгенге көн Сабантуйлары первобытный заманнарны хәтерләткән кебек. Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату. Аннары шуларны ук җыеп алалар киләсе елга. Дөрес, күлмәктер, чалбардыр ише киемнәр дә бар. Туганнар арасында туган көннәргә йөз кат бирелеп, хуҗасын тапмаган күлмәкләр. Җиңеп зуррак бүләкләр алучылар да бар, шул бер биш-алты кеше инде ул, фамилияләрен ятлап бетерәм кабатлый торгач.
Концерт программасына килгәндә, ниндидер балаган ясарга туры килә. Бу яктан җырчы интегә, теге яктан ярышлар комментировать итәләр, баш әйләнә башлый. Местный алып баручылар килгән алып баручыга сөйләргә ирек бирмәскә тырыша, акча аласың бит син дип төрттерә.


Соң беркемнең дә бушка үзен интектереп йөрисе килми инде. Аннары мин аңламаган бер нәрсә, оештыручылар бәйрәмне максимально озаграк иттерергә тырышалар никтер. Халык та арып бетә, безнең дә башка җирдә чыгыш ясыйсы бар югыйсә. Эш әле анда гына да түгел.

Яме юк бәйрәмнең! Миңа гына шулаймы?! Матур итеп, матур реквизитлар белән 5-6 уенны калдырырга да, күбрәк олыларны җәлеп итеп бераз уен уйнат, аннары бераз концерт кара, аралаштыр шуларны. Аннары төп батырга көрәшне кара да, рәхәтләнеп биеп таралыш бит инде. Əй! Сезгә дә ошамаган моментлары бармы? Языгыз әле!"
 

http://matbugat.ru/news/?id=22779

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев