Бу хәл Франциянең яр буйларында булган.
Франциянең Реюньон утравы янында югалган турист Ричард Мартин Тернерның никах балдагы киелгән кулы акула эчендә табылган.
Хатыны Верити Тернер белән ял итәргә килгән ир 2 ноябрьдә «хәвефсез зона»да битлек һәм трубка киеп йөзгән. Әмма ул кинәт юкка чыга, ә хатыны, чарасызлыктан, эзтабарлар экспедициясе оештыра.
Берничә көннән соң тотылган акулада Тернерның кулын табалар. ДНК-тест кулның аныкы булуын раслаган. Акула вак сулыкта йөзгәнме, әллә ирне дулкын ачык диңгезгә алып китеп, анда аңа акула һөҗүм иткәнме, билгесез.
Сүз уңаеннан: соңгы өч елда Реюньон яр буйларында акулалар һөҗүме нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/yugalgan-turistny-kuly-akula-echennn-kilep-chykkan
Нет комментариев