ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортлары арасында беренче ScienceTalks

Фәнни баттлда Казан медицина университеты аспиранты Ваге Маркосян җиңде.

ScienceTalks - яшь галимнәрнең фәнни ораторлык буенча көч сынашу чарасы ул. Монда алар үзләренең фәнни ачышлары, уйлап табулары турында  гади һәм аңлаешлы телдә сөйлиләр.  "Чыгышларда бернинди дә схема, таблица, аңлаешсыз сүзләр кулланмау -  бу чарага кешеләрне күбрәк тарта,"- ди "Идея" технопаркы генераль  директоры Олег Ибраһимов. Югары уку йортларының аспирантлары  арасында бу беренче бәйге. Аның җиңүчесе -Ваге Маркосян, инсультның нинди  куркыныч белән  янауын, үз  төркемнәре  белән  аңа  каршы уйлап  табылган, генетика терапиясенә  нигезләнгән  препарат  турында сөйләде.

 

https://www.tatar-inform.ru/


Нет комментариев