Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары бәя бирелде

"Татнефть" җәмгыятендә 2011 елгы эш нәтиҗәләре һәм быелга оештыру-техник эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча хезмәт куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды. Анда Ростехнадзор, Роспотребнадзор, ТР буенча Дәүләт инспекциясе һәм башка орган вәкилләре катнашты. Җәмгыятьнең баш инженеры Наил Ибраһимов әйтеп үткәнчә, 2011 елда производствода хәвеф-хәтерне киметү һәм технологик тәртипне арттыру буенча үткәрелгән максатчан эшләр...

"Татнефть" җәмгыятендә 2011 елгы эш нәтиҗәләре һәм быелга оештыру-техник эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча хезмәт куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды. Анда Ростехнадзор, Роспотребнадзор, ТР буенча Дәүләт инспекциясе һәм башка орган вәкилләре катнашты.

Җәмгыятьнең баш инженеры Наил Ибраһимов әйтеп үткәнчә, 2011 елда производствода хәвеф-хәтерне киметү һәм технологик тәртипне арттыру буенча үткәрелгән максатчан эшләр уңай нәтиҗәләр бирде. Җәрәхәт алу коэффициенты 2 тапкырга кимеп, 0,24 не күрсәткән. Бу - соңгы ун елда иң яхшы күрсәткеч.
Технологик тәртип һәм хезмәт шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Мисал өчен, скважиналарны ремонтлау буенча җайламалар паркын яңарту эшләре бара. Идарә компанияләренең нефть һәм газ табу махсус бригадаларын видеокүзәтү һәм видеотеркәү җайланмалары белән тәэмин итү эшләре тәмамланган. Җайланмаларны һәм торбаүткәргечләрне коррозиядән саклау буенча үткәрелгән чаралар 2011 елда техноген аварияләр булдырмаска ярдәм иткән.
2015 елга кадәр вакытта исәпләнгән экологик куркынычсызлык программасын реализацияләү дәвам итә. Үткән ел компания эшчәнлеге зонасында торак пунктларда атмосфера һавасының торышы һәм су объектларына җитди игътибар бирелде. Киңәшмә программасына төп докладны төрле юнәлештә тулыландырган башка чыгышлар да кергән иде. Контроль орган вәкилләре "Татнефть" җәмгыяте эшчәнлегенең промышленность куркынычсызлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Соңыннан "Татнефть" җәмгыятендә 2011 елда хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченный" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьче