Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була
Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз.
(1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.
Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндерәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.
Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.
фото: https://pixabay.com/ru
http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/z-sutynda-tozlangan-pomidor-bik-tmle-bula
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев