Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай авылында янгын булган (+фотолар)

Узган шимбә көнне районның Зәй-Каратай авылында янгын чыккан. Аның нәтиҗәсендә, ут капкан йорт тулысы белән янып беткән.

Янгын турында хәбәр Лениногорскиның 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә көндезге 11 тулганда "Глонасс+112"системасы буенча килеп ирешә.

Хәбәрдә авылның Дунай урамы, 19 адресы буенча шәхси йорт януы һәм утның күрше корылмаларга таралу куркынычы зур булуы әйтелә. Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән әйтелгән адрес буенча юнәләләр. Авылда аларны йорт хуҗаларының күршеләре каршы ала. Күршеләр йортның дача итеп файдаланылганлыгы, өй эчендә беркем дә булмавы турында белдерә. 

Ялкын инде йортны тулысы белән камап алган һәм аның янындагы гараж түбәсенә дә күчкән була. Юл аша урнашкан күрше участокның ишегалды корылмаларына —печәнле сарай, беседка һәм мунчага да таралу куркынычын янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм оешкан төстә эшләве генә булдырмый кала. Әмма ут капкан йорт һәм аның янындагы гаражның түбәсе тулысы белән янып бетә. Янгын барлыгы 74 квадрат мәйданга зыян сала.

Ут кабуның сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, бу юнәлештә тикшерү эшләре алып барыла.

Фото һәм мәгълүмат: Лениногорск районы бөенча янгын сүндерү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев