Татарстанның Тикшерү комитеты 58 яшьлек хатын-кызның үлүе факты буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига узган ялларда Алексеевск районында булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бергәләп аракы эчеп утырган ир белән хатын арасында низаг чыга. Ир-ат хатынын үтергәнче кыйный.
Суламый башлавын күреп, ир ашыгыч ярдәм чакырта, тик, кызганычка каршы, соң була. Мәет экспертизага җибәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан24.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24583
Нет комментариев