Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Автомобиль шартламый кала: Лениногорскида машина шартлатырга теләүченең эшенә тәмам нокта куелды

Лениногорск шәһәр суды узган елның августында элек тә хөкем ителгән Краснодар краенда яшәүче М.га карата хөкем карары чыгарды.


Ул 2019 елда көзен шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре өчен танышларын үтерү максаты белән «Инфинити» автомобиленең аскы ягына граната куя. Ул автомобиль Лениногорскида “Ихлас” мәчете янындагы парковкада торган. Тик әлеге кешенең мәкерле нияте барып чыкмый: чөнки зыян күрүче гранатаны күреп алып, полициягә хәбәр итеп, гранатаның шартлавына юл куймыйлар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ф-1 гранатасында көчле шартлаткыч матдә бар һәм оборона классына керә, ягъни граната шартлагач, аның кыйпылчыклары 200 метрга кадәр оча. Гранатаның әлеге төре РФ Кораллы Көчләрендә кулланыла. Ф-1 гранатасы тиешенчә сакланмаган очракта шартлаткыч матдәнең фрагментлары тишелеп чыгарга һәм озак вакытка предмет өстендә калырга мөмкин.

Гражданин М. әлеге гранатаны автомобильнең аскы өлешенә беркеткән була. Үзе вакыйга урыныннан кача. Бәхеткә, граната шартламый. Автомобильдә урнаштырылган шартлаткыч җайланма эшләмәүнең сәбәбе – ныгытып кую юлы башкача була.
Суд барышында М. үз гаебен танымый. Җинаять эше материалыннан күренгәнчә, ул аны кулга алгач, эше өчен үкенеп язган, ләкин аннары моңардан баш тарткан.

Лениногорск суды М.ны 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы төзәтү колониясенә озатты. Ул суд карары белән килешмәде.

Шушы елның 15 гыйнварында исә Татарстан Югары суды әле эшкә тәмам нокта куйды: гражданин М. 8 ел да 6 ай кырыс режимлы төзәтү колониясендә булачак.

 

Шәһәр суды матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев