Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бәхетле очрак лениногорскилының 80 мең сумын саклап калган

Лениногорск эчке эшләр хезмәтенең дежур бүлегенә шушы көннәрдә 71 яшьлек лениногрскилы шалтыратып, үзенең мошенниклар корбаны булуын әйткән.

Аның телефонына билгесез номердан шалтыратканнар,  шалтыратучы олы яшьтәге пенсионерның  кызы, җәяүле буларак, авария китереп чыгаруы,  нәтиҗәдә автомобиль пассажирының  бик нык зыян күрүен әйткән.  Шулай ук билгесез шалтыратучы ир кеше, зыян күрүче як белән мәсьәләләрне «хәл итү» өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип белдергән, акчаларны курьер аша җибәрергә мөмкин булуын да, озакламый курьерның килеп җитәчәген белдергән.

Лениногорскилы  телефон трубкасында кызыныкына  охшаган тавышны ишеткәч, тагын да дулкынлана төшкән, борчылуыннан кушканнарның барысын да эшләргә әзер булган.

Әңгәмәдәше, зыян күрүче  якындагы банкоматка барып, 80 мең сум акча алып килгәнче, сөйләшүне өзмәгән, тиздән курьер да килеп җиткән. Шалтыратучы, шулай ук Лениногорск кешесеннән әлеге сумманы хокук саклау органнары хезмәткәренә тапшыруы һәм  аларга бернинди дә дәгъвасы булмавы турында расписка язуын да сораган.  Өлкән яшьтәге кеше барча таләпләрне дә үтәгән.  Шулай да, курьер китүгә, әңгәмәдәше белән элемтә өзелгәч , хәлен белү өчен кызына шалтыраткан. Сөйләшү барышында аның белән барысы да тәртиптә булуы ачыкланган.

Мошенниклык турында полиция хезмәткәрләренә шалтыраткач, алар тиз арада  зыян күрүченең өенә килгәннәр. Алар артыннан ук акчаларны алып киткән курьер  янә  әйләнеп кайткан. Ул юлда аңа тапшырырга кушылган төргәкне ачып,  расписканы укуын, аның эчтәлегеннән пенсионерның мошенниклар корбаны  булуын аңлаганлыгын әйткән. Акчаларны кире хуҗасына китереп биргән.

Курьер 28 яшьлек лениногорскилы булып чыккан.  Берничә көн элек кенә ул интернет аша үзенә  өстәмә эш эзләп белдерү буенча шалтырата. “Эш белән тәэмин итүчеләр” аны курьер хезмәтенә алганнар.  Егет  алар күрсәткән адрес буенча барып акча алырга һәм аны әйтелгән исәпкә күчерергә тиеш булган. Хезмәт хакы- күчерелгән акчаның 10 проценты булачак дип килешкәннәр. Баштарак яшь кеше  үзенең мошенниклар белән аралашуын искәрмичәрәк торса да, пенсионерның акчасын алып киткәч, шиккә төшкән.

Бүгенге көндә җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләнү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев