Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырган ике лениногорскилы суд каршына басты

Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары әледән –әле шушындый очракларны ачыклап, исерек килеш машина белән идарә итү нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган фаҗигаларны кисәтеп тора.

Шушы көннәрдә генә руль артында сәрхүш хәлдә тотылган ике лениногрскилыга суд каршында җавап тотарга туры килде. Аларның берсе – 53 яшьлек Ш., алдагы кичтә  шактый гына кулланган спиртлы эчемлекләрдән айнып та бетмәгән килеш, иртән руль артына утырып  юлга чыккан. Юл иминлеге хезмәткәрләре туктатып алкотестер ярдәмендә алкоголь кулланган булуына ачыклык кертсәләр дә, алар белән килешмәгән. Медицина учреждениесендә янә тикшерү  үткәч кенә, үзенең чынлап та машина белән идарә итәрлек дәрәҗәдә аек булмаганлыгына  инанган.

Моңа охшашлы хәл 25 яшьлек С. белән дә кабатланган. Аерма тик шунда гына – С. үзенең  исерткеч эчемлек куллануы турында инспекторлар белән бәхәсләшеп тормаган.

Суд каршына  килеп баскач хокук бозучыларның икесе дә гаепләрен танып аңлатма биргәннәр. Әмма алкоголь кулланганнан соң руль артына утыруның сәбәбе  ничек кенә күңелне эреткеч  булмасын, закон – тайпылгысыз, гаепләнүчеләр 30 ар мең сум штрафка тартылган һәм 1 ел да 6 айга йөртү хоккукыннан мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев