Карагай авылында хатын-кыз үтерелгән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Карагай авылында хатын-кыз үтерелгән

Лениногорск полиция хезмәткәрләре 1973 елгы хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче 23 яшьлек егетне тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайты. Карагай авылындагы йортларның берсендә пычак белән кадап үтерелгән 40 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табыла. Хокук сакчылары җинаятьчене "кайнар эзләрдән" тоткарлый. Полиция бүлегенә китерелгәч, гаепләнүче кинәт чыккан ызгыш нәтиҗәсендә пычак белән кадавын...

Лениногорск полиция хезмәткәрләре 1973 елгы хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче 23 яшьлек егетне тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайты.
Карагай авылындагы йортларның берсендә пычак белән кадап үтерелгән 40 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табыла. Хокук сакчылары җинаятьчене "кайнар эзләрдән" тоткарлый. Полиция бүлегенә китерелгәч, гаепләнүче кинәт чыккан ызгыш нәтиҗәсендә пычак белән кадавын әйтә.

үтерү

Нет комментариев