Көнләшеп ике яшьлек баласын үтергән
Чаллыда кечкенә баланы үтергән өчен 32 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 6 октябрьдә төнлә Чаллыда бер ханым ирен көнләшеп, тавыш чыгара. Шуннан соң ир-ат өйдән чыгып китә. Аның хатыны пычак алып күп тапкыр 2013 һәм 2017 нчы елгы улларына чәнчи. Шуннан соң ул үз-үзен үтерергә омтыла. Нәтиҗәдә, кечкенә малай алган яраларыннан шунда ук җан бирә. Икенче баланы җинаять кылуда шикләнелүче белән бергә хастаханәгә салалар.
Фото:https://pixabay.com
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/knlshep-ike-yashlek-balasyn-tergn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев