Коточкыч! Таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салганнар яшүсмерләр
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Коточкыч! Таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салганнар яшүсмерләр

Яшел Үзәндә таксистны үтергән һәм мәетен машинасының багажнигында яшергән өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

 

35 яшьлек ир-атның мәетен дүшәмбе кичендә машина багажнигында тапканнар. «Вортекс Тинго» машинасы «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә табылган.

Мәетне караганда, ирне үтерүләре күренә — аның башында бик күп тырналган эзләр һәм гематома булган. Ир үз машинасы белән таксист булып эшләгән. Кичә аның гаиләсе югалуы турында хәбәр иткән.

Тиздән оперативниклар җинаятьтә шикләнелүчеләрне — 15-17 яшьлек өч яшүсмерне тоткарлый. Алар үз гаепләрен өлешчә таный. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Якын арада тикшерүче үсмерләрне сак астына алуны сораячак.

Кирәкле экспертизалар — суд-медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик һәм компьютер-техник экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү һәр яшүсмернең җинаятьтә нинди роль уйнавын ачыклаячак.

Тикшерү булган барлык хәлләрне билгеләячәк. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев