Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск наркоманы Бөгелмә урманында адашкан

Лениногорскилы Бөгелмә урманында яшерелгән урыннан наркотик матдәне алырга барган җиреннән үзе дә адаша.



Бу хакта “Бугульминская газета” хәбәр итә.

Лениногорскилы 35 яшьлек ир-ат Бөгелмә урманында адашкач,  полициягә мөрәҗәгать итә. Патруль-пост хезмәте вәкилләре аны эзләргә кузгала. Табалар ир-атны. “Төнлә белән нишләп йөрисең урманда?” дигән сорау биргәч, ир-ат куркып кала һәм нервлана башлый.
Хокук саклау хезмәткәрләре аны тикшергән вакытта куртка кесәсеннән 1,23 грамм синтетик наркотик табалар.

Полиция бүлегендә ир-ат наркотик матдәне интернет аша үзе өчен сатып алганы турында әйтә, ә урманда аңа дип җибәрелгән координант аша урынны эзләгәнен сөйли.
Лениногорскилыга карата җинаять эше ачылган, беркая да чыгып китмәү турында подписка бирелгән.

 

http://bugulma-tatarstan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев