Лениногорскида берәү телефон урлап, аны аракыга алыштыра
Лениногорскида бер хатын-кыз подъезд янындагы эскәмиядә сумкасын калдырып читкәрәк китә, килсә, телефон һәм ике зарядное устройство юк.
45 яшлек хатын-кыз гариза белән эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Хокук сакчыларына әлеге өй фасадына урнаштырылган видеокамера ярдәмгә килә. Алар тиз арада шикләнелүче 50 яшьлек ирне тоткарлыйлар, ул телефонны ике шешә аракыга алыштырган.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев