21 июльдә "Мәк-2018" оператив-профилактик операциясе кысаларында 29 яшьлек лениногорскилы кулга алынган.
Аның сумкасында наркотик матдәле үсемлек табылган.
Экспертиза әлеге үләннең каннабис булуын ачыклый.
Ир-ат әйтүенчә, ул аны Лениногорск кырыннан үзенә кулланыр өчен җыйган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче элек тә җәмәгать урыннарында исерек хәлдә тотылган була. Ул беркая да эшләми.
Чыганак: Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
фото:pixabay.com
Нет комментариев