Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенниклар корбаны булган

Эчке эшләр бүлегендә “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.


31 яшьлек лениногорскилы алдакчылар корбаны булган. Ул интернет челтәрендә түбән процент ставкалы кредит тәкъдим ителгән сайтка юлыга һәм заявка калдыра.

Аннан соң аңа телефоннан шалтырата башлыйлар. Берәү үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм акча күчерү өчен комиссия, страховка һәм курьер хезмәте өчен түләргә кирәк дип акча алалар. Гомуми зыян 25 мең сум тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлеге гражданнарны сак булырга чакыра. Кемгәдер ышанганчы, башта кат-кат тикшерегез. Мошенниклар корбаны булсагыз, «02» яки «112» телефоны буенча шалтыратыгыз.

 

ФОТО: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев