Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 46 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул үзен алдау юлы белән ике кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр итүләрен әйтә.
Хәл болай була: кич белән хатын-кызга таныш булмаган берәү шалтырата, үзен банк куркынычсызлыгы хезмәткәре итеп таныштыра. “Сезнең исемгә мошенниклар кредит рәсмиләштерергә җыена, моны булдырмас өчен яңа кредит рәсмиләштереп, акчаларны шунда күчерергә кирәк”, дип хатын-кызны ышандыра. Ялганга ышанган ханым әлеге таләпне үти. Теге таныш булмаган янәдән шалтыратып, “махсус” счетка тагын бер займ кирәклеген әйтә. Гомуми алганда, хатын-кыз аферистларга кредит рәсмиләштереп, 300 мең сумнан артык акчаны күчерә.
Хокук сакчылары алдакчының шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләү эшләре алып бара.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Нет комментариев