Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенниклар тозагына эләккән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 41 яшьлек ир-аттан интернет-мошенниклар корбаны булуы турында хәбәр килә.

Ир-ат сөйләве буенча, ул Интернет челтәрдәге бер сайтта моторлы көймә сатылуы турында белдерү күрә һәм заказ бирә. Шуннан аңа шалтыраталар. Шалтыратучы кеше  үзен ваклап сату буенча менеджер дип таныштыра. Ул көймәнең техник яктан характеристикасын сөйли, бәясен һәм китерү шартлары белән таныштыра.

Аның белән сөйләшкәч, теге ир-ат көймәне сатып алырга була һәм товар бәясен тулысынча күчерә. Теге “менеджер” исә түләү килгәч, йөкне күзәтеп торыр өчен товар-транспорт накладной номерын җибәрәчәген әйтә.

Ир-ат мошенникларга 76 мең сумга якын акча күчергән. Товарны кулына алмагач, полициягә хәбәр итәргә булган. Үзенең алдакчылар корбаны булуын аңлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев