Лениногорскилы мошенникларга акча күчергән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенникларга акча күчергән

 25 гыйнварда Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатыла, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.



32 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз интернет челтәрендә телефон аша дәвалаучылар таба. Һәм алар ярдәмендә сәламәтлеген ныгытырга уйлый.

Теге аферистлар хатын-кызга: “Синдә бозым бар”, дип, бозымны чыгарыр өчен акча сорыйлар. Ялганга ышанган хатын-кыз 14 мең сум акча күчерә мошенникларга.
 


Нет комментариев