Лениногорскилы саунага килеп, телефон урлап киткән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы саунага килеп, телефон урлап киткән

Лениногорскидагы сауналарның берсендә ир-ат телефон урлый. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр итә.


Төнлә белән сауна килгәч, ир-ат администраторның кәрәзле телефонын урлый. Караклык корбаны булган хатын-кыз зыянны 20 мең сум дип бәяли. Вакыйга урынына килгән тикшерү-оператив төркем шаһитләрдән сораштыралар, шулай ук видео-күзәтү камерасын җентекләп карыйлар.

Нәтиҗәдә, каракның шәхесе ачыклана. Ул 33 яшьлек лениногорскилы булып чыга. Икече көнне хокук сакчылары  тоткарлыйлар. Урланган телефон да аңарда була.

Фото: https://pixabay.com/ru

 


Нет комментариев