Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны алдаганнар

Күптән түгел шәһәрдә яшәүче 75 яшьлек әби үзен алдаулары турында әйтеп, полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.


 Аңа таныш булмаган берәү шалтырата да, өстәмә акчалата түләү барлыгын әйтә. Тик моның өчен банкоматта берничә цифрга басарга кирәклеген искәртә. Олы яшьтәге әби ул әйткәнчә эшли һәм беркадәр вакыттан соң үзенең счетыннан 22 мең сум акча югалуын сизә. Аннан полициягә хәбәр итә.

Хокук сакчылары таныш булмаган номердан шалтыратсалар яисә смс-хәбәр җибәрсәләр, аларның үтенечләрен үтәргә ашыкмаска дип киңәш итә. Таныш түгелләргә банк исәп-хисаплары белән бәйле булган мәгълүматларны җиткерергә түгел. Шулай ук ярдәм кирәккәндә “02” телефонына шалтырата аласыз.
 

 

ФОТО: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев