Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үләннең куркыныч булуы бар

Россия төбәкләрендә киң масштабта "Мәк - 2012" оператив-профилактик операциясе башланып китте. Аның максаты - наркоүлән үскән урыннарны ачыклау, аларны юк итү, шулай ук чыгышы үләннән булган наркотикларны легаль булмаган базарга кертергә юл куймау. Кыргый үләннәрдән тыш, үлемгә китерә торганнарын үстерүчеләр дә бар. Һәм шуны сатып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да юк...

Россия төбәкләрендә киң масштабта "Мәк - 2012" оператив-профилактик операциясе башланып китте. Аның максаты - наркоүлән үскән урыннарны ачыклау, аларны юк итү, шулай ук чыгышы үләннән булган наркотикларны легаль булмаган базарга кертергә юл куймау.


Кыргый үләннәрдән тыш, үлемгә китерә торганнарын үстерүчеләр дә бар. Һәм шуны сатып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да юк түгел. Яшьләр "үлән" тартуның сәламәтлеккә зыяны юк дип ялгыша. Кеше наркотикка бәйләнеп, тормыштан ямь таба алмый башлый, үз эченә бикләнә. Еш кына марихуанадан соң наркотикка күчә һәм соңыннан ул үлемгә китерә. Әнә шуларның барысын истә тотып, ел саен наркоконтроль хезмәткәрләре, ТР Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан таможнясы, Россельхознадзор, Федераль хезмәт куркынычсызлыгы тарафыннан "Мәк" операциясе үткәрелә. Әлеге юнәлештә район һәм шәһәр башлыклары, фермер хуҗалыклары да катнаша.
Узган ел республика территориясендә хокук саклау органнары тарафыннан чыгышы буенча үсемлектән булган 546 килограмм наркотиклар алына, законсыз әйләнештәге наркотиклар белән бәйле мең ярым җинаять теркәлә. Операция барышында 10 гектар мәйданда наркоүлән үскән 287 урын юкка чыгарыла. Шунысы да бар: әлеге күрсәткечләр моннан алдагы еллар белән чагыштырганда, күпкә югары.
"Мәк" операциясе барышында Әлмәттә шундый бер очрак булган иде. Наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан алты кешедән торган (Үзбәкстан якларыннан) җинаятьче төркем кулга алынды. Алардан мәк саламыннан торган 300 килограмм үлән катнашмасы алынды. Тагын шунысы бар: әлеге төркемнең республикага наркотик алып керү өчен каналы да ачыкланды. Ә аннан азык өчен мәк исеме белән яшеренгән 3 тонна наркотик катнашма алына, шул катнашмада 200 килограмм чиста мәк саламы булган.
Шунлыктан, бакчачыларга да бакчаларында нәрсә үскәнен карап - тикшереп торырга киңәш ителә. Әгәр дә хуҗа ризалыгыннан башка кемдер куркыныч үлән утырткан икән, мәк яки киндер чәчелсә, аны юк итәргә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Наркоүләннәр белән көрәшүдә район башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар да аерым роль уйный. Территорияләрендә үскән мәк яисә киндер һәм башка кыргый үләннәр өчен аларга җавап бирергә туры киләчәк. Моны булдырмау өчен вакытында бу үләннәр хакында наркоконтроль органнарына хәбәр итәргә.
Җир хуҗалары яисә җирдән файдаланучылар үскән кыргый үләннәрне юк итү өчен чаралар күрмәсә, гражданнарга 15тән алып 20 минималь хезмәт хакы күләмендә, урындагы кеше - 30дан алып 40, юридик затларга 300дән алып 400 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф салына.
Һәрбер граждан үз участогына игътибарлы булсын иде. Нинди дә булса шикле нәрсәгә тап булсагыз яисә наркоманнар, притоннар хакында мәгълүматыгыз булса, наркоконтрольнең "Ышаныч телефоны"на: 4-22-50 хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђк

2
X