Районның бер авылында ярамый торган үлән үстергәннәр
Районда “Мәк-2019” операциясе барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шөгердә яшәүче 58 яшьлек ир-ат тоткарлана.
Ул бакчасында наркотиклы үсемлекләр үстергән. Нәтиҗәдә, 434 киндер үләне куаклары табыла. Сарай башында 278 грамм киптерелгән киндер үләне алына. Полиция бүлегендә ир-ат үз гаебен таный, үз максатлары өчен үстергәнен әйтә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев