Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән

Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында куелган машиналар яну хәбәре алынган, дип яза агентлык. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Янгын “БМВ”ны тулаем ялмап алган, аннан ялкын Оренбург өлкәсеннән булган “Опель” автомобиленә күчкән, Марий Элдан булган 14нче модельле “Лада”га зыян килгән, “Киа”га да эләккән.

Берничә минут эчендә МЧС хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып ут төртү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев