Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Зәй педофилы элек Чаллыда яшәгән.

Зәйдә ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Зәй педофилы элек Чаллыда яшәгән, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Балигъ булмаган укучыны көчләүдә шикләнелеп тоткарланган 31 яшьлек ир-ат күптән түгел Чаллыдан Зәйгә күчкән булган.

Җинаять 12 апрельдә кич кылынган. 12 яшьлек кыз бала өенә кайтып барганда, начар ниятле зат һөҗүм иткән. Ул аны үз өенә алып кергән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган.

Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелеп элеккеге чаллылы тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер кулга алынган һәм 13 июньгә кадәр тикшерү изоляторына урнаштырылган.

Элек бу ир-ат алты тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган, нигездә, урлау, талау һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергәнгә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/20/162486/

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев