Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр

27 октябрь Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 79 номерлы йорт ишегалдының чүп контейнерында сукбай яңа туган кыз баланы тапкан. Бала нык туңган, өши башлаган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан.

Баланы  хастаханәгә алып киткәннәр, аның авырлыгы 2300 грамм, ә тән температурасы 32 градус булган. Хәзер сабый махсус инкубаторда. Фаразлар буенча кыз 26 октябрьдә, сәгать 23: 50дә туган.

Йорт ишегалдындагы видеокүзәтү камералары  баланың әнисен теркәгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге хатын-кызны эзли.  

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев