Татарстанда йорт хуҗасы өен басарга кергән каракларны үтергән (ФОТО)
12 сентябрь Бөгелмәдә киноларда гына күрсәтелә торган куркыныч вакыйга була.
Коралланган караклар бер эшмәкәрнең өенә бәреп кереп, хуҗа һәм аның хатынын бәйли. Соңрак җинаятьчеләр йортта эшли башлаган сигнализацияне сүндерү өчен ир-атның бауларын чишә.
“Татар-информ” язуынча, эшмәкәр бу форсаттан файдаланып, үзенә һөҗүм итүче каракларга пычак белән ташлана. Алган җәрәхәтләрдән икесе һәлак булган. Машинага утырып качарга өлгергән өченчесен берничә сәгатьтән соң, "Перехват" оештырып, шул ук шәһәрдә тоткарлыйлар.
Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.
Фото: соцчелтәрләр, "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев