Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тормышка ашмаган планнар

Июль ае ахырында "Лениногорскнефть" идарәсенең 1 нче цех операторыннан билгесез затның урманда урнашкан скважина торбасын урлап маташуы турында хәвефле хәбәр килә. Җинаять урынына оператив рәвештә "Татнефть-Охрана" һәм "Витязь" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре юнәлә. Алар килгәндә, җинаятьче диаметры 426 Х 8 миллиметр булган торбаны кисеп алып, гомуми озынлыгы 12 метр булган...

Июль ае ахырында "Лениногорскнефть" идарәсенең 1 нче цех операторыннан билгесез затның урманда урнашкан скважина торбасын урлап маташуы турында хәвефле хәбәр килә.

Җинаять урынына оператив рәвештә "Татнефть-Охрана" һәм "Витязь" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре юнәлә. Алар килгәндә, җинаятьче диаметры 426 Х 8 миллиметр булган торбаны кисеп алып, гомуми озынлыгы 12 метр булган торба кисәкләрен машинасына төяп куйган була.
Җинаятьче 47 яшьлек Яңа Чыршылы кешесе булып чыга. Тикшерү барышында, урланган "байлыкны" ул металл кабул итү пунктына тапшырырга җыенганлыгы турында әйтә. Әмма планнары тормышка ашмый.
"Лениногорскнефть" идарәсенә 4 мең 500 сум күләмендә матди зыян килә. Әлеге факт буенча Лениногорск хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан. Хәзер карак суд алдында җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X